Городская библиотека - филиал № 3

«Минем кадерле әнием» - игелек дәресе. «Серле сандык» әдәби – иҗади студия.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!

 Иң якты һәм игелекле бәйрәм алдыннан «Серле сандык» әдәби – иҗади студиясе укучылары өчен игелек дәресе үтте.

Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, балалар әниләр турында шигырьләр укыдылар, халык мәкальләрен искә төшерделәр.

 Иҗади өлештә балаларга әниләргә открытка ясау буенча мастер-класс тәкъдим ителде.