Городская библиотека - филиал № 3

"Әтимә багышлыйм" - "Серле сандык" студиясе

19 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә .

 Шул уңайдан "Серле сандык" студиясенең чираттагы утырышы узды. Китапханәче яшь тыңлаучыларга Әтиләр көненең барлыкка килү тарихы һәм аны дөньяның төрле почмакларында ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында балалар үз әтиләренә әйтә торган назлы сүзләрне искә төшерделәр, әтиләргә багышланган мәкальләр һәм әйтемнәрне искә алдылар.
 Ә иҗади өлештә брелок ясау буенча мастер-класс узды. Бүләкләр матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты.