«Тиңе булмас кыйммәт мирас»
Безнең китапханәдә «Тиңе булмас кыйммәт мирас» дигән күргәзмә эшләп бара. Ул Каюм Насыйриның 200 ел тулууна багышланган.
Каюм Насыйри – галим-мәгърифәтче, язучы, мөгаллим, тарихчы-этнограф, тел белгече. Аның татар теле, әдәбият, фольклор, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр буенча язылган кырыктан артык хезмәте билгеле.
Күргәзмәдә Каюм Насыйри тормышын һәм иҗатын ача торган китаплар, матбугат басмалары урын алдылар.