«Акыллы көзнең бәхетле мизгелләре» - концерт. Өлкәннәр көне
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Менә бүген дә Халыклар дуслыгы йортында искиткеч күңелле, җылы кичә узды.Бәйрәм сәхнәсендә төрледән-төрле шигырьләр яңгырады, мәктәп балалары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәмдә сәламләү сүзе белән Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Валерьевна чыгыш ясады.
Чара 6, 7, 8 һәм 11 микрорайон һәм Координацион совет ярдәме белән оештырылды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәр кунакка истәлекле бүләкләр - үз куллары белән ясалган матур открыткаларын тапшырдылар.
Бәйрәмнән һәрбарчасы яхшы кәеф алып кайтып китте.