«Сөмбелә бәйрәме»
Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана.
Көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык «Сөмбелә» бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Бүген «Серле сандык»лыларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан күп гасырлык тарихы булган бу гүзәл бәйрәмнең тарихы, уздыру тәртибе турында презентация ярдәмендә эчтәлекле сөйләшү алып барылды. Шулай ук укучылар тарафыннан көзге табигать турында шигырьләр сөйләнде.