“Флора һәм фауна патшалыгында” - эко-тур
Экологик тәрбия - балаларда әйләнә-тирә дөньяны аңлау һәм ярату, аңа сакчыл караш тәрбияләү . Балаларны табигать белән таныштырганда эстетик, патриотик, әхлакый тәрбия өчен мөмкинлекләр ачыла.
3нче лицейның җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен “Флора һәм фауна патшалыгында” дигән эко-тур үткәрелде.
Китапханәче Татарстан Республикасының «Кызыл китабына» кертелгән хайваннар белән танышырды. Презентациянең якты слайдлары игътибарны җәлеп итте, туган якның һәм саклана торган территорияләрнең табигатен якыннанрак белергә мөмкинлек бирде. Балаларга урман байлыкларын саклауның әһәмияте турында сөйләде, чөнки урманнар - планетабызның үпкәләре.