"Күпме яхшы китаплар янәшә"- Әдәби дилижанс
Оз әкият иленең тылсымлы дөньясына чуму һәм мәктәп каникуллары вакытында яраткан геройлары белән танышу өчен зур мөмкинлек 11 нче мәктәпнең җәйге лагерендә ял итүчеләргә бирелде.
Чара китапханәченең кереш сүзе белән башланып китте, ул балаларга әдәби әсәрләрне укуның әһәмияте турында сөйләде, шулай ук А.М. Волковның авторлык биографиясен тәкъдим итте. Аннары “Волшебник Изумрудного города” нәфис фильмыннан өзекләр карау булды.
Чара ахырында балалар пазл җыю һәм әкият персонажлары ясау буенча конкурста катнаштылар.