Городская библиотека - филиал № 3

"Тукайның әкият дөньясы» - әдәби портрет

Һәр халыкның үз геройлары бар. Татарстанда, һичшиксез, шагыйрь Габдулла Тукай. Аның татар шигърияте үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Үзенең тулы булмаган 27 ел эчендә ул йөздән артык шигырь язган.

 Бөек татар шагыйренең туган көне алдыннан “Серле сандык" әдәби – иҗади студиясе балалары өчен әдәби сәгать үткәрелде.
 Чара барышында китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы турында сөйләде, аның иҗаты белән таныштырды, балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, авторның «Водяная» әсәре буенча мультфильм карадылар.