Городская библиотека - филиал № 3

"Дания патшалыгы әкиятчесе" китаплары буенча сәяхәт

2 апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

19 нчы балалар бакчасы балалары серле китап иленә сәяхәт кылдылар, анда аларны Андерсенның яраткан әсәрләре геройлары каршы алды.

Балалар өзекләр буенча әсәрләрнең исемнәрен билгеләделәр, тасвирламасы буенча геройларны атадылар, әйберләрнең нинди әкияткә керүен фаразладылар, пазллар җыйдылар.