"Хәтер хәзинәсе" - китап күргәзмәсе
Түбән Кама шәһәре ветераннар Советына 45 ел.
Халык иҗаты йортында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен "Хәтер хәзинәсе" - Түбән Каманың әдәби мирасы китап күргәзмәсе оештырылды.
"Кама таңнары" һәм "Данко" әдәби оешмаларның шигъри җыентыклары, аларның барлыкка килү тарихы буенча альбомнар, аклы - каралы фотосурәтләр тәкъдим ителде.