"Нәүрүз мөбәрәк булсын!" - әдәби-туган якны өйрәнү студиясе " Серле сандык"
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
«Серле сандык» әдәби-туган якны өйрәнү студиясе проекты кысаларында балалар табигать дөньясына этнографик сәяхәт ясадылар
- Нәүрүз - изгелек һәм бәхет, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме, табигатьне яңарту бәйрәме. Бу көнчыгыш календаре буенча Яңа елның башы - 21 март көнне бәйрәм ителә. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Иҗат өлешендә язгы чәчәк-лалә чәчәге ясау буенча мастер-класс узды.