Городская библиотека - филиал № 3

“Салават күпере”нә сәяхәт

26 гыйнвар көнне шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Татарстан Республикасында 5-12 яшьлек балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер журнал “Салават күпере”нә сәяхәт тоттык. Күзәтү-танышу барышында китап сөюче дусларыбыз иң элек табигатьнең әлеге матур күренеше белән танышып киттеләр. Журналның басылу тарихына басым ясалды, аннан соң журналның өч зур иленә - СалКүперстан, ЗурСити, НәниЛэндка сәяхәт итүебезне дәвам иттек. Һәрбер илнең үз эченә ниләр алуы саналып кителде. Шулай ук, аның геройлары Шүркә, Елмай, Йомшаккай, Матуркай һәм Шалайның дус-тату яшәп ятуын белдек. Танышу-күзәтү барышыннан соң, укучылар үзләренең иҗат җимешләрен дә җибәрергә теләк белдерделәр.