Городская библиотека - филиал № 3

"Туган Тел-халык җаны – 21 февраль - Халыкара туган тел көне" .

Бу гадәти булмаган бәйрәм, ул юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлдерелгән, шуңа күрә тел һәм мәдәни традицияләр турында хәбәрдарлыкны арттырырга кирәк.

9 нчы мәктәп укучылары XIX нчы гасырның танылган татар галиме Каюм Насыйри белән таныштылар.
Күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйри татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган. Аның күптармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, милләтнең аң-белемен күтәрү, киң күпчелеккә аңлаешлы татар әдәби телен гамәлгә ашыру теләге, демократик караш һәм халыкчанлык рухы белән сугарылган.