Городская библиотека - филиал № 3

«Җиңү варислары» - патриотик уен

«Җиңү варислары» патриотик уены кысаларында 19 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен хәтер дәресе үткәрелде.

 Хәзерге заман балалары сугыш турында нәрсәләр белә, аларга тарихны кем сөйләр, Ватанны яратырга һәм кадерләргә өйрәтер? Интерактив уен балаларны ерак кырыгынчы елларга алып китте. Китапханәченең презентациясе һәм хикәясе аша балалар сугыштагы батырлыклары белән таныштылар.
 Татар шагыйре, фронтовик Муса Җәлилгә аерым игътибар бирелде. Балалар Моабит дәфтәрләре турындагы хикәяне тыңладылар, материалны беркетү өчен - викторина сорауларына җавап бирделәр. Шигырьләр укыдылар һәм легендар шагыйрьнең шигырьләренә җырлар җырладылар.