«Гомерем минем моңлы бер җыры иде...». - батырлык сәгате
Һәр халыкның үз каһарманнары бар, алар хәтердә яши һәм үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Шундый каһарманнарның берсе -татар шагыйре Муса Җәлил.
«Серле сандык» әдәби-туган якны өйрәнү студиясе укучылары өчен батырлык сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактларны искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Иҗади өлештә уңган кулларыбыз сувенир-магнит ясау белән мәшгуль булдылар.