«Ленинград белән бер сулыш сулап» - патриот –досье
Татар-төрек лицее укучылары өчен «Ленинград белән бер сулыш сулап» дигән патриот –досье чарасы үткәрелде, анда балалар танылган совет шагыйрәсе Ольга Берггольцның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.
Аның шигырьләре ленинградлыларга исән калырга һәм кешелек дәрәҗәсен югалтмаска ярдәм иткән. Ачтан үлеп баручы кешеләр репродуктордан шагыйрәнең мөрәҗәгатьләрен тыңлап, сугышның тәмамлануына кадәр яшәргә ышанычларын ныгыта иделәр.
Ольга Берггольцның тавышын Җиңү символы дип юкка гына атамаганнар, ә шагыйрәне блокадалы Мадонна һәм камалган шәһәрнең музасы дип йөрткәннәр.