Городская библиотека - филиал № 3

«Разил Вәлиевнең тормышы һәм иҗаты» - туган якны өйрәнү сәгате

4 гыйнвар — Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевның туган көне. Аңа 78 яшь тулган булыр иде.

 «Серле сандык» әдәби – иҗат студиясе балалары өчен аңа багышланган туган якны өйрәнү сәгате узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Чара барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде.
 Иҗади өлештә шаян мәче ясадылар.