Городская библиотека - филиал № 3

"Чыршы утлары ялтыравында" - Яңа ел бәйрәме

Шимбә көнне вакытны ничек күңелле һәм онытылмаслык итеп үткәрергә? Әлбәттә, ишегалды Яңа ел чыршысын ачу бәйрәменә барырга!
Бүгенге Яңа ел бәйрәме 6 һәм 7 микрорайонда яшәүче өлкәннәрне һәм балаларны берләштерде, ә Кыш Бабайның һәм Кар кызының бәйрәмгә килүе, кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Балалар Кыш бабайга шигырьләр укыды, җырлар җырлады һәм татлы бүләкләргә лаек булды!
Бәйрәм барышында беркем дә туңмады, чөнки балалар хәрәкәтле уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар.