Городская библиотека - филиал № 3

«Әниемнең җылы кочагы» - "Серле сандык".

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Әни... якты кояшка тиң, иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмче кеше юктыр. Ә бит шушы өч хәрефтән торган сүзне күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы белән әйтәбез!

Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан “Серле сандык” әдәби – иҗади студиясенең чираттагы очрашуы узды.

 Укучылар Әниләр бәйрәме турында мәгълүмат алдылар. Чара  мәкаль-табышмаклар, әйтемнәр белән үрелеп барды. Балалар шөгел барышында әниләр турында матур шигырьләр сөйләделәр.

Иҗади өлештә унган куллар яраткан әниләренә чәчәк ясау белән мәшгуль булдылар.