Городская библиотека - филиал № 3

«Әтием горурлыгым» - әхлак сәгате

   20 октябрьдә Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә.
   Бу бәйрәм кысаларында «Серле сандык» студиясенең чираттагы дәресе узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм ничек билгеләп үткәреү белән таныштырды. Чара барышында балалар әтиләренә карата ягымлы сүзләр искә төшерделәр, табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Ә иҗат өлешендә магнит ясау буенча мастер – класс узды. Бүләкләр матур һәм үзәнчелекле булып чыкты.