"Ак канатлы хәтерләр" - китап күргәзмә
Татар язучысы Шамил Рәкыйповның 95 ел тулу уңаеннан, безнең китапханәдә «Ак канатлы хәтерләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм аның әсәрләре урын алды. Автор язган әсәрләрнең геройлары Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч батырлыклар кылган һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган чын кешеләр. Бу аны башка авторлардан аерып торучы үзенчәлек.