Городская библиотека - филиал № 3

«Мифлар һәм легендалар патшалыгында» - викторина

   "Затейник" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләре өчен «Мифлар һәм легендалар патшалыгында» дигән викторина уздырылды.
  Чарада катнашучылар мифларның килеп чыгышы тарихы белән таныштылар, борынгы грек илаһларын һәм геройларын белүдә ярыштылар, викторина сорауларына күңелле һәм дәртле җавап бирделәр, ребусларны зур кызыксыну белән чиштеләр, борынгы грек музаларының исемнәрен хәрефләрдән төзеделәр, канатлы сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар.