Городская библиотека - филиал № 3

«Кавалерист-кыз язмалары» - батырлык сәгате

Надежда Андреевна Дурова ,1812 елгы Ватан сугышы каһарманы, Смоленск һәм Бородино сугышларында катнашучы, фельдмаршал М.И. Кутузовның ординарецы, соңыннан – рус әдәбиятының Алтын чоры талантлы вәкиле, А.С. Пушкинны һәм В.Г. Белинскийны үзенең «Кавалерист-кыз язмалары» белән сокландырган язучы, 82 еллык озын гомеренең 30 елын Алабуга шәһәрендә үткәргән.

1812 елгы Ватан сугышы чорының һәм, гомумән, XIX гасыр Россия тарихының күпләр өчен табышмак булып калган хатын-кызы Алабугада 1831-1866 елларда яши һәм мәңгелеккә шунда кала. XIX гасырның I яртысында төзелгән, язучы соңгы елларын уздырган йорты да, ниндидер могҗиза белән җимерелмичә, исән калган.