«Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем»
21нче февраль — халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан 24 нче лицей укучылары өчен «Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем» дип исемләнгән чара узды.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин , һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Чара барышында укучылар Туган телләр көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, мәкаль-әйтемнәрне барладылар, видеороликлар карап, планетада телләрнең күптөрлелеге турында яңа белемнәр үзләштерделәр. Туган телнең халыкның холык-фигыле чагылышы, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында белделәр.