Городская библиотека - филиал № 3

«Бар җырымны илгә багышладым» - күргәзмә – портрет

15 нче февраль  герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көне.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан   китапханәбездә китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә әдипнең әсәрләре һәм аның тормышына багышланган китаплар урын алды.