"Канатлы сүз остазы" - И.А. Крыловның мәсәлләре буйлап квест
3 февральдә рус әдәбиятында иң атаклы мәсәл язучы Иван Андреевич Крыловның тууына 255 ел тулды.
Китапханәдә 9 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен "Канатлы сүз остазы" дигән чара узды. Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, мәсәлләрнең нәрсә икәнен дә ачыкладылар. Ә иҗаты белән танышу квест-уен рәвешендә узды.
Очрашу ахырында яшь укучыларга "Ворона һәм Лисица" мәсәле сюжеты буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде.