"Урман серләре " - сәяхәт - күзәтү
11 февральдә балалар язучысы Виталий Бианкиның тууына 130 ел тула. Язучының юбилеена китапханәдә В. Бианки әсәрләренә сәяхәт - күзәтү булып узды. Яшь укучылар табигать дөньясына чумдылар, язучының биографиясе һәм аның әсәрләре белән таныштылар, урман табышмакларын чиштеләр, викторинада катнаштылар.
Очрашу ахырында балалар язучының китаплары табигатьне яратырга һәм яхшы булырга өйрәтүе турында нәтиҗәләр ясадылар.