Городская библиотека - филиал № 3

«Бездә кышлаучы кошлар» - әдәби- иҗади студияси "Серле сандык"

 

 «Серле сандык» әдәби – иҗади студиясенең чираттагы очрашуы узды. Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназия укучылары белән серле табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз, җирлегебездә кышлаучы кошлар турында «Кыш көне кошларга булышабыз» темасына сөйләшү алып барылды. Кошлар турында язылган табышмакларны, шигырьләрне тыңлап, аларның яшәү рәвешләре, табигатькә һәм кешеләргә файдалары хакында презентация ярдәмендә мәгълүмат алдылар.

Ә алган барлык белемнәрен һәм осталыкларын зур рәхәтлек  урамда күрсәттеләр: кошларга кунакчыл ашханә оештырдылар. Җимлекләрне азык белән тулыландыру балаларда  күпме шатлык һәм соклану уятты!

Йомгаулау өлештә оста кулларыбыз, кызылтүш сувенирын ясадылар