Городская библиотека - филиал № 3

«Аның битләрендә хатын-кыз язмышлары»

Аның битләрендә хатын-кыз язмышлары!
2023 елда хатын-кызлар өчен «Сююмбике» журналына 110 ел тулды.
Ул 1913 елдан татар телендә нәшер ителә башлый. Журналга нигез салынганнан бирле хатын-кызларның хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, очерклар, гаилә-көнкүреш темаларына хикәяләр, лирик шигырьләр, поэмалар басыла; театр, сынлы һәм музыка сәнгате үсеше мәсьәләләре яктыртыла, йорт хуҗалыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр басыла. Ә 1926 елдан 1991 елга кадәр журнал "Азат хатын" исеме астында чыга.