«Уенчыклар илендә кунакта» - тарих сәгате
Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Кыш бабай, Кар кызы, бизәлгән чыршы- бәйрәмнең күрке. Әмма бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң? Бәйрәмнең аерылгысыз атрибуты булган яңа ел бизәнү әйберләре озак үсеш юлын уздылар һәм аларның тарихы бик кызыклы.
“Серле сандык” әдәби иҗади студиясенең чираттагы шөгелендә укучылар белән чыршы уенчыкларының серле патшалыгына мавыктыргыч һәм әкияти сәяхәт үткәрелде.