Городская библиотека - филиал № 3

"Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы" - "Серле сандык " әдәби – иҗади студиясы

30 ноябрьдә Бөтендөнья йорт хайваннары көне билгеләп үтелә. "Серле сандык "әдәби – иҗат студиясе утырышы кысаларында "Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы" дигән экочас узды.

Чара барышында балалар гаҗәеп, якты, төрле хайваннар дөньясы белән таныштылар, тематик сорауларга кызыксынып җавап бирделәр, хайваннарны сурәтләү буенча фаразладылар, табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр. Укучылар үзләренең йорт хайваннары дуслары турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук йорт хайваннарын сайлау һәм тоту буенча яхшы киңәшләр алдылар.