"Әнкәем - алтыным, минем иң якыным" - "Серле сандык" / әдәби - иҗади студия
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә.
Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан “Серле сандык ”әдәби – иҗади студиясенең чираттагы очрашуы узды.
Укучылар Әниләр көненең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” уен уйнадылар. Шөгел барышында әниләр турында матур шигырьләр сөйләделәр.
Иҗади өлештә унган кулларыбыз яраткан әниләренә чәчәк бәйләме ясау белән мәшгуль булдылар.