"Әтием – горурлыгым" - "Серле сандык"
Әтием – горурлыгым!
Син оста, тырыш, уңган.
Син бит минем әтием,
Мин дә сиңа охшаган.
Бүген китапханәбездә “Серле сандык ” әдәби – иҗади студиясенең чираттагы дәресе узды. Аны без әтиләр көненә багышладык. Бу бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. Әтиләр көнен төрле илләрдә инде күптәннән билгеләп үтәләр, чөнки гаиләдә ата роле мөһим урын алып тора.
Дәрес барышында балалар әтиләр бәйрәме тарихы турында мәгълүмат алдылар. Чара мәкаль-табышмаклар, әйтемнәр белән үрелеп барды. Укучылар әтиләр турында шигырьләр укыды.
Иҗади өлештә уңган кулларыбыз әтиләргә открытка ясау белән мәшгуль булдылар. Күңел биреп эшләнгән бүләкләр матур һәм үзенчәлекле булды.