Городская библиотека - филиал № 3

Г.Афзал –«Кар сулары»

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда Актаныш районы Такталачык авылында туа. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән кызыксына, үзе дә яза башлый.
1957 елда балалар өчен беренче китабы –«Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле китарлары басылып чыга. Аннан соң ел саен бер кечкенә генә китабы дөнья күрә. Ул тиз арада халык арасында зур популярлык казана.
Гамил Афзалны нигездә юмор-сатира остасы буларак беләләр. Әмма аның лирик-фәлсәфи шигырьләре дә байтак. Ул шулай ук проза да яза.
Г.Афзалның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышу өчен китапханәбезгә рәхим итегез!