Городская библиотека - филиал № 3

«Биибез, биибез, иң яраткан көебез» - сәнгать сәгате

Биюченең итәге

Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара!
Бию — ул иң борынгы һәм үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп була. 
29 апрель — Халыкара бию көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 нче гимназиянең 5–9 нчы сыйныф укучылары өчен гимназия укытучылары белән берлектә «Биибез, биибез, 
Иң яраткан көебез» дип исемләнгән сәнгать сәгате узды. Укучыларга бию сәнгатенең тарихы һәм төрле юнәлешләре турында эчтәлекле мәгълүмат бирелде. Кичә презентация, укучыларның төрле стильдәге биюләре белән үрелеп барды. Күргәзмәдә урын алган китапларга күзәтү ясалды.