"Без Тукайны яратабыз" - әдәби викторина (Г.Тукайның тууына 135 ел)
Габдулла Тукай — XX гасыр татар поэзиясенең нигезе, һәр шагыйрь бу иҗат чишмәсеннән үзенә илһам нуры ала.
Быел без бөек шагыйрьнең тууына 135 ел булуны билгеләп үтәбез. Китапханәбез хезмәткәрләре 25 нче гимназия укытучылары белән берлектә югары сыйныф укучылары өчен «Без Тукайны яратабыз» дип исемләнгән әдәби викторина уздырды. Чарада шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре, аңа кагылышлы кызыклы фактлар хакында әңгәмә булды. Укучылар бик зур теләк белән Тукайга багышланган кызыклы сорауларга җавап бирделәр, шигырьләрен укыдылар.
35 кеше катнашты.