"Ядкәрләрдә яши шагырь җаны"- әдәбият сәгате Габдулла Тукайның тууына 135 ел
Сиңа, Тукай, апрель бүләк иткән
Йолдызларның сүнмәс яктысын.
Ә халкыма — сөеп туймас улын,
Шагыйрьләрнең чынын, затлысын.
Г.Ибатуллина
Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булуга карамастан, ул үзеннән соң гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.
Бөек шагыйребезнең тууына 135 ел тулу уңаеннан китапханәбез хезмәткәрләре 11 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Ядкәрләрдә яши шагыйрь җаны» дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирелде, татар һәм рус телендә шигырьләре укылды, күргәзмәдә урын алган китапларына күзәтү үткәрелде.