«Язмышым – театр» - әдәбият сәгате
27 март халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәребезнең 69 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен «Язмышым – театр» дип исемләнгән әдәбият сәгате узды.
Тәрбиячеләргә Айгөл Әхмәтгалиеваның татар театрына нигез салучыларның берсе, иң беренче булып сәхнәгә менгән хатын-кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап язылган «Туташ» романына күзәтү ясалды.
Шулай ук шәһәребезнең Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры һәм аның артистлары турында мәгълүмат бирелде.