"Туган як җырчысы"
«Кешеләрне нечкә күңелле, тугры итеп тәрбияли торган иң яхшы китап – туган җир». С. Хәким
Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким – татар поэзиясенең олылыгын, шигъри киңлеген билгеләүче әдип. Анын шигърияте - иң изге хисләр, якты хыяллар - өметләр белән сугарылган иҗат!
2021 нче елда Сибгат Хәкимгә 110 ел тула. Шул уңайдан 25 нче гимназияның өлкән сыйныфлар укучылары өчен «Туган як җырчысы» дигән әдәби сәгат уздырылды. Укучыларга С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат бирелде. «Пар ат», «Дала жыры» «Торыгыз, Мусалар!» һәм «Тукай дәфтәре» циклыннан шигырьләр укылды. Әдипкә багышланган күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде.