Ел китабы-2019. - Татар дөньясы. Татарский мир
Бу басмага татар халкының тарихы һәм мәдәнияте хакындагы төп мәгьлүматлар тупланды. Анда татар бердәмлегенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсү юлы бәян ителә. Татар тарихындагы күренекле чорлар – Идел буе Болгары оешу, Алтын Урда (Җүчи Олысы), Урта гасырлар татар дәүләтләренең ныгу-урнашуы, мәдәниятнең яңарышы һәм татар милләте хасил булу, милли автономия һәм совет яңарышы формасындагы дәүләтчелек төргезелү - аерып чыгарыла. Мәдәниятнең мөһим фундаменталь нигезләре арасында, тел, язу, әдәбият, шәһәрләшү һәм шәһәр мәдәнияте формалашу, ислам дине кабул итү кебек, татар җәмгыятенең барлык өлкәләренә зур йогынты ясаган күренешләр билгеләнә.