Флүс Латыйфи, Ринат Якуш "Тамга" - Ел китабы-2019
Танылган язучы Флүс Латыйфи һәм Казан дәүләт университеты доценты Ринат Якуш язган бу повестьларны татар әдәбиятында яңа күренеш дип бәяләргә мөмкин. Катлаулы, тыгыз сюжетка корылган әсәрләр укучыны маҗаралары белән генә түгел, ә бүгенгене үткәннәргә тоташтыручы хыял һәм чынбарлык турында фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә.