«Күңелле җәй, ямьле җәй» - әдәби-иҗади студия
Менә безнең сагынып көтеп алган ямьле, яшел, чәчәкле күлмәген киеп, безне сөендереп җәй килә. Җәйне яратмаган кеше юктыр ул бу дөньяда. Ә бала-чага өчен җәй – өч айга сузылган зур бәйрәм. Китапханәбездә эшләп килүче “Серле сандык” әдәби-иҗади студиясе дә җәйге каникулларга чыга. Бүгенге йомгаклау очрашуында без балалар белән җәй темасына, юл йөрү кагыйдәләренә сөйләшү алып бардык. Кызыклы, хәрәкәтчән уеннар уйнадык. Иҗади өлештә оста кулларыбыз төсле кәгазьдән күбәләк ясау белән мәшгуль булдылар.