Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Иҗади остаханә

 

Әниләр көне алдыннан китапханәдә балалар белән әниләргә котлау открыткасы ясадык. Үз кулларың белән ясалган открытка, яраткан әниләребез өчен искиткеч бүләк, чөнки ул күңел  җылысын һәм мәхәббәт тамчысын саклый. Ә андый открытканы алу икеләтә күңеллерәк,  ул җылылык һәм шатлык бүләк итү теләге белән эшләнгән! Балалар зур кызыксыну белән  ясадылар. Эшләр матур  килеп чыкты - балалар үзләренең барлык яхшы хисләрен үз куллары белән тудырылган котлау открыткаларына яздылар!