Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

"Гаилә белән китапханәгә"

  

Авылыбыз кунаклары һәм авылдашлар өчен китапханәгә экскурсия гә чакырдык. Чарага килүчеләргә  гаилә белән  уку өчен кызыклы китаплар тәкъдим иттелде. Алия Фәизовна гаиләдә уку традицияләре белән уртаклашты: гаиләдә ни өчен укырга яраталар, аларның өй китапханәләрендә нинди китаплар бар, нинди темалар кызыксындыра. Чара  төрле кызыклы биремнәр белән урелеп барды: рольләр буенча "Куркак куян" әкиятен укыдык, әдәби геройлар турындагы табышмаклар чиштек һәм ахырда куян сурәтен пазлларда төзеделәр.