"Каюм Насыри мирасы"
Күренекле мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, язучы Каюм Насыйри тууына 200 ел. Китапханәдә «Каюм Насыйри мирасы» дип исемләнгән ачык киштә эшли. Бөтен гомерен, барлык талантын татар халкына багышлаган шәхес, туган телендә белемнең төрле тармаклары буенча китаплар һәм дәреслекләр иҗат итеп, «Шәрык» фәненең генә түгел, дөнья фәненең дә казанышларын кулланып, үз халкына белем бирүне гамәлдә тормышка ашыра башлаган беренче татар галиме булган. Ул гомере буе татар теле өчен фәнни база булдыру, башка телләр дәрәҗәсенә күтәрү өстендә эшләгән. Күргәзмәдә Каюм Насыйри тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат, әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр җыентыклары урын алды.