Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Белем көне

  Белем көне-һәр укучы тормышында яңа этап башлану символы ул. Бу уку елы кызыклы вакыйгалар, якты казанышлар һәм нәтиҗәле эш белән тулы булсын. Ә  1 нче сыйныф укучылары өчен бу әле «Белем»иленә беренче адым да. Нәтиҗәле уку өчен ярдәмгә китаплар киләчәк. Безнең авыл китапханәсе үз укучыларын китапханәдә көтә. Түбән Кама районы үзәк китапханәләр системасы «Китапханә укучысы бул һәм истәлекле бүләк ал» акциясен башлап җибәрде, китапханәче Әгъзамова л.К. акциягә кушылды беренче сыйныф укучыларына Түбән Уратма авыл китапханәсенең формулярларын тапшырды һәм аларга иҗат җыелмасы бүләк итте.