Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Мин Татарстанда яшим!

  30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, китапханәгә килүчеләр өчен "Минем Татарстанда яшим!" дигән мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрелде.  Балаларга Татарстан Республикасы дәүләт символлары,  бәйрәм итү традицияләре турында сөйләштек. Аннары, командаларга бүленеп, балалар викторинада катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр, мәкальләргә җитмәгән сузләрне куштылар, мәдәният йорты фоесында милли уеннар уйнадылар. Соңыннан барысы бергә коймак белән чәй эчтеләр