Күңелле балачак
1 июньдә Балаларны яклау көне балалар өчен «Балачак илендә» уен программасы үткәрелде. Балалар бергәләп мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр, анда төрле мавыктыргыч викториналарда катнаштылар, шаян сорауларга җавап бирделәр. Балалар ике командага бүленеп, барлык этапларда да җиңүгә омтылдылар, хәрәкәтчән уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.