Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Без космонавтлар

   Космонавтика көне алдыннан Түбән Уратма урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүче балалар белән «Мин космонавт» дигән аппликациядән рәсем эшләдек. Аппликациягә керешкәнче, балалар Күктәге планеталары, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар. Балалар беренче космонавтлар «Белка һәм Стрелка», герой Ю.А. Гагарин турында рәхәтләнеп тыңладылар , планеталар сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар. Эш барышында балалар эшне бик мавыгып башкардылар: пөхтә итеп кистеләр, үзләреннән кечкенәләргә дә аппликация детальләрен ябыштырырга булыштылар. Һәм менә нәрсә килеп чыкты!