"Нәниләр өчен вакытлы мәтбугат"
"Ландыш" балалар бакчасы балалары өчен "Нәниләр өчен вакытлы матбугат"дигән китапханә дәресе үткәрде.Балаларга газета, журнал төшенчәләре белән таныштырдык. Балалар белән бергә газета-журналларның аермалы билгеләрен ачыкладылар. Балалар тышлыкның журналның йөзе икәнен белделәр, анда кирәкле барлык мәгълүмат бар. Журналлардан без кызыклы язмалар һәм төрле биремнәр барлыгы турында сөйләштек. Балар белән "Салават күпере" журналын укып, төрле биремнәрне үтәдек: лабиринтлар буенча уздык, рәсемнәрдә аермаларны эзләдек.